Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан мәктәбендә атыш вакытында зыян күрүчеләрне Мәскәүгә җибәрүләре ихтимал
12 май Татарстанда матәм көне итеп игълан ителде.
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Казан мәктәбендә атыш вакытында зыян күргән кешеләрне Мәскәүгә җибәрергә мөмкиннәр. Бу хакта зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүгә багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.
«23 кеше хәзерге вакытта хастаханәдә ята. Аларның алтысының хәле авыр һәм ике кешенең хәле аеруча авыр. Барлык табиблар да эшли. Барысына да тиешле ярдәм күрсәтелә. Барлык дарулар да җитәрлек», — дип белдерде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков.
Кайбер авыручыларның Мәскәүгә күчерелүе турында әлегә төгәл мәгълүмат юк.
«Кичә балаларның барысын да табиблар тикшерде, карады. Кирәк булган очракта өйләргә психологлар да җибәрелде. 8А сыйныфы укучыларын педиатрлар һәм психологлар бригадасы карады», — диде спикер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз