news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан һәм Казахстанның Төркестан каласы тугандаш шәһәрләр булырга мөмкин

Казахстан һәм Татарстанның тарихи тамырлары уртак, традицияләре һәм телләре бер-берсенә охшаш, дип искәртте Төркестан өлкәсе хакиме.

(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ"). Казахстанның Төркестан өлкәсе хакиме Жансеит Туймебаев Төркестан һәм Казанны тугандаш шәһәрләр итү тәкъдиме белән чыкты. Ул Татарстанның Казахстандагы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев һәм Казахстанның Россиядәге сәүдә вәкиле урынбасары Еркен Жакатаев белән очрашуда шулай дип белдерде. Бу хакта "Казинформ" халыкара мәгълүмат агентлыгы өлкә акиматы матбугат хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.

Ике республиканың да тарихи тамырлары уртак, телләре, традицияләре һәм гореф-гадәтләре бер-берсенә охшаш, дип искәртте Туймебаев.

"Төркестан өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасында ике якка да файдалы сәүдә-икътисади, сәнәгый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерү, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык, туризм, транспорт һәм куркынычсызлык өлкәләрендә IT-технологияләрне гамәлгә кертү өчен бөтен перспективалар да бар", - диде ул.

Денис Вәлиев билгеләп үткәнчә, республика Төркестан өлкәсе белән хезмәттәшлек итәргә әзер. Ул татарлар һәм казахлар арасында рухи элемтәләр алга таба да ныгыр дигән ышаныч белдерде.

Утырыш нәтиҗәләре буенча өлкә акиматы һәм Татарстанның «БАРС Групп» АҖ арасында IT, инновацияләр һәм цифрлаштыру өлкәләрендә хезмәттәшлек итү турында меморандум имзаланды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100