news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан һәм Истанбул туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә планлаштыра

Казан делегациясе Төркия Туристлык агентлыклары ассоциациясе белән туризм өлкәсендә килешү имзалау турында сүз алып барды.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казан делегациясенең Истанбулга визиты кысаларында беренче тапкыр Төркиянең TURSAB Туристлык агентлыклары ассоциациясендә Татарстан башкаласының туристлык потенциалы тәкъдим ителде. Бу хакта Казан мэриясе сайтында хәбәр ителә.

8-10 ноябрьдә Казан Башкарма комитетының Туризмны үстерүгә ярдәм итү комитеты директоры Дарья Санникова җитәкчеленгендәге делегация составына шәһәр туристлык индустриясе вәкилләре кергән.

Очрашуда Истанбул вице-губернаторы Исмаил Гюлтекин, Истанбул мэриясе Туризм идарәсе, Төркия Туристлык агентлыклары ассоциациясе, татарлар диаспорасы, Истанбул мэриясе вәкилләре, Татарстан Республикасының Истанбулдагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге  катнашты.

Алар Истанбул белән Казанның туризм өлкәсендә хезмәттәшлеге турында фикер алышты. Аерым алганда, туристлык потенциалларын тәкъдим итү максатыннан делегацияләр алмашу турында сүз барды. Шулай ук Төркия Туристлык агентлыклары ассоциациясе белән туризмны үстерү өлкәсендә килешү имзалау һәм Истанбул мэриясенең Туризм идарәсе белән бергә киләсе елга чаралар планын төзү турында килештеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot