news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан һәм Харбин арасында туры авиарейс ачылырга мөмкин

Ике шәһәр арасындагы туры авиарейслар оештыру турында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Хэйлунцзян губернаторы Ван Вэньтао фикер алышты.

Казан һәм Харбин арасында туры авиарейс ачылырга мөмкин
tatarstan.ru

(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”). Кытайга эшлекле сәфәре вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хэйлунцзян провинциясе губернаторы Ван Вэньтао белән очрашты. Алар Казан һәм Харбин арасында туры авиарейслар ачу турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хэйлунцзянның туры авиарейслар оештыру белән кызыксынуын һәм КНР авиакомпанияләре белән тиешле сөйләшүләр алып баруы турында Ван Вэньтао әйтте. Рөстәм Миңнеханов әлеге инициативаны хуплап: “Әгәр әлеге мәсьәләне чишә алсак, бу безнең мөнәсәбәтләрне яңа дәрәҗәгә чыгарачак”, - диде.

Миңнеханов Татарстанның КНР белән булган мөнәсәбәтләрне югары бәяләвен әйтте. Һәм республиканың Кытайның җиде провинциясе (Шаньдун, Сычуань, Хунань, Аньхой, Чжэцзян, үзәк буйсынуындагы Чунцин и Хэйлунцзян шәһәрләре) һәм муниципаль берәмлекләр белән төзегән 14 килешүе турында да искәртте.

Фикер алышу вакытында Рөстәм Миңнеханов Кытай төбәкләре арасында Хэйлунцзянның Россия белән иң тыгыз хезмәттәшлек итүче провинция икәненә дә игътибар юнәлтте. Һәм андагы компанияләрнең “Татарстанда да актив булачагына” өмет белдерде. 

Рөстәм Миңнеханов Харбиндагы татар мәчетенә күрсәтелгән ярдәм өчен Ван Вэньтаога рәхмәт әйтте. Әлеге мәчет ХХ гасыр башында Кытай Көнчыгыш тимер юлы төзелешендә катнашучылар тарафыннан төзелгән.

  • Бүген ул КНРның төньяк-көнчыгышындагы бердәнбер мөселман гыйбадәтханәсе. Соңгы вакытка кадәр мәчеткә керү ишегендә “төрек мәчете” дигән язма эленеп торган. Тик Хэйлунцзян губернаторы Рөстәм Миңнехановка, үзенең киңәше буенча бу мәгълүматның ачыкланганын әйтте. Әлеге тарихи һәм архитектура һәйкәле хәзер дәүләт тарафыннан саклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100