news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан җәмәгать транспортында тәмәке тартуны чикләү буенча айлык нәтиҗәләре билгеле

Казан җәмәгать транспорты белән идарә итүчеләрнең 119ы тәмәке тартуын ташлаган

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казан җәмәгать транспорты белән идарә итүче 2654 кешенең 1625е, ягъни 64 проценты, 22 сентябрьдә шәһәр пассажир транспорты предприятиеләрендә тәмәке тартуны профилактикалау буенча айлык игълан ителгәнче, тәмәке тартучылар рәтендә булган. Айлык барышында, шуларның 119ы бу зарарлы гадәтен ташлаган, дип белдерде бүген мэриядә барган «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә Башкарма комитетның транспорт буенча комитеты башлыгы Айдар Абдулхаков.

 «Айлык үткәрелә башлагач, атнасына 2-3әр тапкыр эш урыннарына тикшерү белән чыктык, автобус белән идарә итүчеләрдән баштарак 25-30ар кешене эш урынында тәмәке тартып барганда тотыла иде, хәзер 3-5 кеше туры килә», - дип шәрехләде А.Абдулхаков. Киңәшмәгә рәислек иткән мэр Илсур Метшин исә, менә шушы 119 кеше өчен генә булса да мондый айлык үткәрүдән мәгънә бар, дигән фикердә. Аннары ул шәһәрдә тәмәке рекламасына игътибарны юнәлтеп, Казан метросының Әмәт станциясе ишекләре янында тәмәке рекламасы тора, бу ни дигән сүз, дип, «Меторэлектротранс» генераль директоры Әсфән Галәвовка мөрәҗәгать итте. Ә.Галәвовның, ел азагына кадәр ул рекламаны кую турында алдан ук килешү төзелгән иде, диюенә каршы И.Метшин: «Мине шушы вакытка кадәр түзеп торыр дисезме?» - дип, кичекмәстән ул рекламаны алуны таләп итте.

 Искәртеп үтәбез: Казан шәһәре Башкарма комитеты структурасында эшләүче җитәкчеләр, мэр Илсур Метшин тәкъдиме белән, тәмәке тартудан баш тартты. Шулай ук җәмәгать урыннарында тәмәке пыскытуны чикләү буенча шәһәрдә профилактика чаралары алып барыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100