news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан җәмәгать транспорты 3-12 майда сугышта катнашканнарны, инвалидларны бушлай йөртәчәк

Бәйрәм көннәрендә республикадагы һәр транспорт предприятиесендә оператив штаб эшләячәк

(Казан, 4 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанда 3-12 май көннәрендә бөтен төр җәмәгать транспорты Бөек Ватан сугышында катнашканнарны һәм сугыш инвалидларын бушлай утыртып йөртәчәк. 9 май көнне, алардан тыш, парларын сугыш утында югалткан толлар, тыл хезмәтчәннәре, камалыштагы Ленинградта яшәгәннәр, концлагерь тоткыннары – барысына да шәһәр җәмәгать транспортында бушлай хезмәт күрсәтеләчәк. Бу хакта пассажир ташучылар уртак карарга килгән, дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан уздырыласы чараларда транспорт хезмәте күрсәтүгә бәйле мәсьәләләр буенча уздырылган брифингта Казан шәһәре Башкарма комитетының транспорт комитеты җитәкчесе Айдар Абдулхаков.

Аның сүзләренчә, Бөек Җиңү көнне шәһәр районнары заявкалары буенча йомшак утыргычлы автобуслар бәйрәм чаралары үткәрелә торган урыннарга сугыш ветераннарын, сугышта катнашканнарны утыртып китерәчәк. 54 берәмлек автобус бәйрәмчә бизәләчәк, 6 майда барлык шәһәрдәге авто һәм электр транспорты рейска Георгий тасмалары, троллейбуслар флагчыклар җилфердәтеп чыгачак, транспорт белән идарә итүче персонал инде 1 майдан бирле махсус кием киеп йөри. 9 майда Меңьеллык мәйданында булачак тантаналарда катнашу өчен, 12 меңләп мәктәп укучысын исә автотранспорт махсус китерәчәк. Ул көнне җәмәгать транспорты ял көне графигы буенча эшләячәк, бәйрәм салютыннан соң транспорт халык күпләп җыелган урыннарга киләчәк, метрополитен исә төнге 12гә кадәр хезмәт күрсәтәчәк.

Брифингта катнашкан ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Азат Галиәхмәтов, бәйрәм көннәрендә республикадагы һәр транспорт предприятиесендә оператив штаб эшли, министрлыкның шул мәсьәлә буенча “кайнар линия”сенә исә 291-91-91 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип игълан итте.





news_right_1
news_right_2
news_bot