news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мәгариф идарәсенең элекке башлыгы сак астында татар әдәбиятын укыячак

Казанның Яңа Савин район суды Илнар Һидиятовны 800 мең сум күләмендә ришвәт алуда шикләнеп кулга алган.

Казан мәгариф идарәсенең элекке башлыгы сак астында татар әдәбиятын укыячак
Елена Саляхова

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Елена Саляхова). Казанның мәгариф идарәсенең элеккеге башлыгы Илнар Һидиятов журналистларга үзенең өй арестында ниләр белән шөгыльләнәчәген сөйләде.

Соңгы ике көндә Илнар Һидиятов вакытлыча тоту изоляторында булган. Бүген суд залында аны сак астыннан чыгардылар. Ул журналистларга өйгә кайткач, китаплар укый башлаячагын сөйләде.

«Китаплар укыйм, татар әдәбиятын укыйм» , – дип планнары белән уртаклашты Илнар Һидиятов.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Яңа Савин суды Казанның мәгариф идарәсенең элеккеге башлыгын төрле килешүләр буенча 800 мең һәм 700 мең сум ришвәт алуда шикләнеп кулга алынган иде. Илнар Һидиятовны 24 ноябрьгә кадәр өй арестына җибәргәннәр.

Тикшерү буенча, Илнар Һидиятов әлеге акчаларны Казан мәктәпләрен металл детекторлар һәм суыткычлар белән тәэмин итү килешүләренә кул куйган өчен алган. Ришвәт алуда металл детекторлар белән тәэмин итүче фирма вәкиле һәм Идарәнең планлы икътисад бүлеге башлыгы катнашканлыгы да ачыкланган.

Катнашучыларга карата «Ришвәт алу», «Ришвәт бирү» һәм «Ришвәт алу буенча арадашчылык» маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100