news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мәдәният һәм сәнгать университеты бәйрәм итә

Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Казан дәүләт медәният һәм сәнгать университеты ачылуына 40 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе узачак

(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Казан дәүләт медәният һәм сәнгать университеты ачылуына 40 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе узачак.
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты 1969 елда Н.Крупская исемендәге Ленинград дәүләт мәдәният институты филиалы буларак ачыла. 1974 елда – Казан дәүләт мәдәният институты, 1991 елда Казан дәүләт медәният һәм сәнгать институты исемен ала. 2002 елда исә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты статусына ия була. Быелның мартында уку йорты университет статусын яңадан раслый.
40 ел эшләү дәверендә университет 14 меңгә якын югары квалификацияле белгечне әзерли. Алар арасында республикабызда гына түгел, ә барлык Россиядә танылган мәдәният эшлеклеләре дә бар. Бүген университетта 6 факультет һәм 3 институт эшләп килә. 32 кафедрада 38 гомуми белем бирү программасы һәм 62 белгечлек буенча укыту эше алып барыла. Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә белгечләрне уңышлы әзерләгән, укыту, фәнни һәм иҗади эшчәнлек алып барган өчен университет ике тапкыр Россиянең “Мәдәният: Россиягә чыгу юлы” исемле учреждениеләр һәм белем бирү учреждениеләре бәйгесендә лауреат исемен яулый. Уку йорты ЮНЕСКОның алтын медаленә дә ия була, ә 2006 елда университетның 10 мөгаллиме Россия Хөкүмәтенең мәгариф өлкәсендәге премиясенә лаек дип табыла.
ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтеннән алган хәбәргә күрә, бүгенге “Һөнәребез матурлыкны тудыра” дип исемләнгән кичәдә университет факультетлары һәм кафедралары, бүлекләре мөгаллимнәре, шәкертләре, уку йорты каршында оешкан иҗади коллективлар катнаша. Тамаша Казан турындагы җырлар башкару белән башланып китә. Борынгы Казанга багышланган татар халык җырларын ялгыз җырлау һәм заманча бию бүлекләре шәкертләре, “Нурлай” вокал ансамбле башкарачак. Эльвира Галиуллина җитәкчелегендәге академия хоры, эстрада-джаз бүлегенең вокал ансамбле чит ил, рус халык җырларын тәкъдим итәчәк. Университетның ТР халык артисты, доцент Таһир Латыйфуллин җитәкчелегендәге бию театры, ТР халык артисткасы, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Венера Ганиева әзерләгән, ялгыз җырлау бүлеге шәкертләре ансамбле, “Җомга көне” татар фольклор ансамбле, халык кораллары оркестры, “Ворожея” вокал ансамбле чыгышы да музыка сөючеләр күңеленә хуш килер. Университет җитәкчелеген, мөгаллимнәрен һәм шәкертләрен котларга кичәгә ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре дә килер дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100