news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мәчетләренең Корбан бәйрәменә әзерлеген 20 августтан тикшерә башлаячаклар

Бәйрәм җиткәнче Казанда мәчет территорияләрен этләр ярдәмендә тикшерәчәкләр, аннан соң алар полиция сагы астына алыначак.

(Казан, 4 август, "Татар-информ"). Татарстан Диния нәзарәтендә Казанда Корбан бәйрәмен уздыруны оештыруга багышланган киңәшмә үтте. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Сөйләшүдә Казан имамнары һәм шәһәр хакимияте, Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе вәкилләре катнашты.

2017 елда Корбан бәйрәме 1 сентябрьгә туры килә.

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин белдергәнчә: “Бәйрәмнең оештырылу дәрәҗәсе өчен мәчет имамнары җаваплы". "Корбан бәйрәме матур һәм тәртипле узарга тиеш”, - диде ул.
 
Казанның Вахитов районы баш ветеринар табибы Илгиз Камалов санитария-гигиена нормаларын үтәү мөһимлеген искәртте. “Мәчет территорияләрен ит комбинатына әверелдерергә кирәкми”, - дип кисәтте ул имамнарны.
 
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе җәмәгать тәртибен саклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәнис Назметдинов сүзләренчә, бәйрәм җиткәнче Казанда мәчет территорияләрен этләр ярдәмендә тикшерәчәкләр, аннан соң алар полиция сагы астына алыначак. 20 августтан мәчетләрнең Корбан бәйрәменә әзерлеген тикшерә башлаячаклар. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot