Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан мәчетләрендә җомга вәгазьләре туган телгә багышланды
Хәзрәтләр татар телен саклау һәм үстерүнең кирәклеге турында сөйләде.
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның "Галиев" һәм "Тынычлык" мәчетләрендә укылган җомга вәгазьләре тулысынча татар телен саклау һәм үстерүнең кирәклеге, өммәт өчен иминлек, бердәмлектә яшәүнең әһәмиятен аңлатуга багышланды. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм имам Тимергали хәзрәт Юлдашев дин кардәшләренә телнең - әманәт һәм милләтнең иң беренче һәм мөһим билгесе булуын үтемле мисаллар белән аңлатырга тырышты. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Өйрәнү, белем алу – мөселманның иң зур бурычларның берсе. Бишектән алып ләхеткә кадәр кеше белем алырга тиеш. Әманәт булган туган телне өйрәнү һәр зыялы кешенең изге бурычы. Яшь буынга да милләтнең рухи, мәдәни һәм әхлакый байлыгын бары тик туган телдә генә тапшырып була”, - дип белдерде хәзрәтләр.
Вәгазь барышында дин әһелләре татар теленең бөек дин галимнәре, мәгърифәтчеләр язып калдырган олуг мирас белән танышырга мөмкинлек бирүче хәзинә булуын да билгеләде: “Инкыйлабка кадәр Казанда дин галимнәренең татар телендә 30 меңгә якын хезмәтләре басылган. Аларны укый белергә, өйрәнергә, халыкка дөрес итеп җиткерергә һәм пропагандаларга кирәк. Менә кая ул мөселманнар арасында татар теленә мохтаҗлык!”.
- Туган телне өйрәнегез, дин кардәшләр! - дип вәгазь ахырында мөрәҗәгать итте хәзрәтләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз