news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мәчетләрендә мохтаҗларга әйберләр һәм азык-төлек җыялар

Кичә җомга вәгазьләрендә башкала имамнары халыкка шул хакта игълан итте.

Казан мәчетләрендә мохтаҗларга әйберләр һәм азык-төлек җыялар
Ильнар Тухбатов

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте чираттагы социаль проектын гамәлгә ашыра башлый. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проект мохтаҗларга бушлай ярдәм күрсәтү буенча «Приют» пункты өчен Казан мәчетләрендә кием-салым, азык-төлек, савыт-саба һәм башка кирәк-яраклар җыюны күз уңында тота. Кичә җомга вәгазьләрендә башкала имамнары халыкка шул хакта игълан итте.

Олылар һәм балалар өчен кием-салым, озак бозылмый торган азык-төлек (тоз, шикәр, ярмалар, консервалар һ.б.), савыт-саба, уенчыклар, көнкүреш химиясе товарлары башкаланың түбәндәге иман йортларында кабул ителәчәк: 

  • Кабан арты мәчете (Һ.Такташ урамы, 26)
  • Гаилә мәчете (Җ.Фәйзи урамы, 2)
  • Ярдәм мәчете (Серов урамы, 4а)
  • Нур-әл-Ислам мәчете (М.Бигиев урамы, 36/56)
  • Казан нуры мәчете (Ф.Әмирхан урамы, 3, корп.2)
  • Фатиха мәчете (Кадыш бистәсе, Р.Зорге урамы, 2а)
  • Өмет мәчете (Борисоглебский бистәсе, Мәктәп урамы, 4а)
  • Салихҗан мәчете (Бестужев урамы, 66а). 

Моннан тыш, кирәк-яракларны тәүлек әйләнәсе эшли торган «Приют» ярдәм пунктына да (Б.Шаһиди урамы, 26) китерергә мөмкин. Белешмә өчен телефон: 8(843) 216-44-01.

«Приют» мохтаҗларга бушлай ярдәм күрсәтү пункты «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация» үзәге тарафыннан оештырылды. Биредә хәерче һәм йорт-җирсез калган кешеләр өчен бушлай кайнар аш белән туклану, аларны кием-салым белән тәэмин итү каралган, шулай ук төн куну һәм юыну өчен шартлар булдырылган. Моннан тыш, мохтаҗларга телефон элемтәсеннән файдалану, эшкә урнашу, югалган документларны торгызуда ярдәм итү, юридик консультацияләр, медицина һ.б. хезмәтләр күрсәтелә. Ярдәм аз керемле гаиләләргә, наркомания һәм эчкечелектән интегүчеләргә дә күрсәтелә. Шуны да билгеләп узарга кирәк: ТР мөселманнары Диния нәзарәте мохтаҗларны корбанлыклар белән тәэмин итеп тә әлеге социаль проектны тормышка ашыруга үз өлешен кертә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100