news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мәчетләрендә куркынычсызлык чараларын көчәйтәләр

"Мәчетләрдә видеокамераларның булуын профилактика чарасы дип безличиез", - диелгән хәбәрдә.

(Казан, 3 июль, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Казан мәчетләрендә иминлекне көчәйтү һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен видеокүзәтү камералары урнаштырылачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Видеокамералар мәчетләрнең әйләнә-тирәләрен һәм эчке биналарын күздән үткәрүне гамәлгә ашырырга һәм кирәк чакта, мәхәллә кешеләренә куркыныч янаганда, шулай ук төрле хокук бозу очраклары килеп чыкканда оператив рәвештә җавап бирергә мөмкинлек бирәчәк.

"Мәчетләрдә видеокамераларның булуын профилактика чарасы дип бәялибез: хокук бозучылар, кагыйдә буларак, видеокамералар белән каралучы территориягә бәреп кермиләр. Шулай итеп, урлашу яки террорчылык актлары кылу куркынычы кимиячәк", - диелгән хәбәрдә.

“Имин шәһәр” программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган Диния нәзарәтенең әлеге башлангычы Казанның барлык имам-мөхтәсибләре тарафыннан хуплау тапты. Ул мәхәллә кешеләренең мәнфәгатьләрен күздә тота һәм аларның шәхси тормышларының кагылгысызлыгын һәм конституцион хокукларны бозмый, чөнки шәхси мәгълүматларны таратуны күздә тотмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100