news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мәчетләре видеокамералар белән җиһазландырылачак

Видеокүзәтү системасын куллану мәхәллә кешеләренең конституция хокукларын бозмый, диделәр Татарстан Диния нәзарәтендә.

Казан мәчетләре видеокамералар белән җиһазландырылачак
Архив

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Казан мәчетләре видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылачак. Видеокамералар «Имин шәһәр» программасы нигезендә урнаштырылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Имин шәһәр» программасы Татарстанда җәмәгать куркынычсызлыгы һәм хокук тәртибе дәрәҗәсен күтәрү өчен гамәлгә ашырыла, дип төгәллек керттеләр Татарстан Диния нәзарәтендә.

«Программа җәмәгать урыннарында, административ биналарда, белем бирү һәм мәдәни учреждениеләрдә, авто - һәм тимер юл вокзалларында һәм аэропортларда видеокүзәтү үткәрүне күздә тота. Программа гражданнарның, шул исәптән террористик яктан да, тормыш куркынычсызлыгы янавын булдырмау өчен төзелә», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Татарстан Диния нәзарәтендә билгеләнгәнчә, видеокүзәтү системасы кешеләр күпләп җыела торган урыннарда куркынычсызлыкны тәэмин итүнең иң заманча һәм ышанычлы ысулы булып тора. Мәсәлән, видеокүзәтү практикасы шәхси һәм муниципаль учреждениеләрдә, мәгариф һәм социаль оешмаларда һәм урам территорияләрендә уңышлы кулланыла.

«Аны куллану мәхәллә кешеләренең шәхси тормыш кагылгысызлыгына һәм шәхси мәгълүматларны таратуга конституция хокукларын бозмый», — диделәр Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100