news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мәчетләре арасында футбол турниры уздырылачак

Анда катнашуга гаризалар 6 мартка кадәр кабул ителә

 (Казан, 3 март, “Татар-информ”). 8 март көнне сәгать 13.30да Казан Үзәк стадионының ябык түбәле футбол-атлетика манежында республика башкаласы мәчетләре арасында “Сильный верующий” күчмә кубогына ярышлар уздырыла. Чараны Казанның Ислам дине кабул ителүенең меңьеллыгы исемендәге Кабан арты мәчете, Казан шәһәре Башкарма комитетының Физик тәрбия һәм спорт комитеты белән берлектә, оештыра.

Спорт турнирында катнашуга гаризалар 6 мартка кадәр +7 963 121 22 12 телефоны яисә 1000islam@mail.ru. адресы буенча кабул ителә, дип яза“Islam-today” порталы.

news_right_1
news_right_2
news_bot