Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан мәчете Рамазан аена багышланган видеожурнал чыгарды
Ул ай саен татар һәм рус телләрендә дөнья күрәчәк
(Казан, 1 июль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казандагы күз күреме начар кешеләр өчен эшләүче “Ярдәм” мәчете һәм шул исемдәге тернәкләндерү үзәге Рамазан аена багышлап, видео журнал чыгарган.
“Ярдәм”дә күз күреме начар булган кешеләр Брайль системасы ярдәмендә Коръән уку мөмкинлегенә ия. Журналның беренче номерында да әлеге үзәктә тернәкләнү узучылар, дин дәресләре алучылар белән әңгәмәләр урын алган. Шулай ук “Ярдәм” мәчете хакында мәгълүмат бирелгән.
Рамазан аеның өстенлекләре, әлеге айда кылган изгелекләр өчен нинди саваплар булуы хакында да журналны карап белергә мөмкин. Бу уңайдан тамашачыларга “Ярдәм” мәчете имамы Раил хәзрәт Әхмәтов аңлатма биргән.
Фитыр, фидия сәдакасы һ.б. хәерләр, аларның мөһимлеге турында да мәгълүматны “Ярдәм” мәчетене журналының беренче номерын карап белергә була.
Видеожурналны булдыручыларның берсе Эльвира Ибраһимова “Татар-информ” МАна хәбәр иткәнчә, ул ай саен чыгып барачак. Аның сүзләренчә, журнал әле кичә генә интернет челтәрендә барлыкка килгән, шулай булуга да карамастан, аны күп кеше карап өлгергән. Журналның татар телендәге вариантына ихтыяҗ зуррак, ди әңгәмәдәшебез. “Кешеләр өчен безнең дөнья — сукырлар дөньясы кызык. Ихтыяҗ шуңа да зурдыр. Безнең мәчеттә көн саен яңа чара уза, һәрәкәтсез бер көн дә юк. Илдар хәзрәт Баязитов алдынгы карашлы, заманнан бер адым алга бара торган кеше. Шуңа да төрледән-төрле чаралар үткәреп торабыз. Видеожурналда шул мизгелләрне чагылдырырга ниятлибез”, - диде Эльвира Ибраһимова. Сүз уңаеннан, видеожурналның рус телендәге варианты сурдотәрҗемә белән чыккан. Киләчәктә татар телендәгесе дә шулай эшләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз