news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Казан мәчесе" Татарстан мәркәзен Санкт-Петербург белән бәйләүче символ - Ренат Вәлиуллин

Төньяк башкалада шул исемдәге конкурс үткән.

(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ", Гөлшат Ганиева). Санкт-Петербургта "Казан мәчеләре турында әкиятләр һәм риваятьләр" дигән балалар рәсемнәре конкурсына нәтиҗәләр ясалды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте.

Бәйгедә Россиянең күп кенә төбәкләре, Финляндия һәм Балтыйк буе илләреннән 100дән артык 3 тән 17 яшькәчә малайлар һәм кызлар катнашкан. 3тән 5 яшькәчә булган балаларның эшләре жюри әгъзаларын үзләренең самимилеге, ихласлыгы белән аеруча сөендергән.

Күптән түгел Вәкиллек һәм Бөтенроссия полицейскийлар ассоциациясенең Ленинград бүлеге белән берлектә конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырылган. Шулай ук чара кысаларында бәйгегә алынган эшләр күргәзмәсе дә оештырылган. Конкурс лауреатлары һәм тамашачылар мәхәббәтен яулаган эшләргә дипломнар тапшырылган. Оештыручылар җиңүчеләрне төрле номинацияләрдә билгеләгән.

ТРның Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин сүзләренчә, алар бу бәйгене игълан итеп балаларда илебез тарихын өйрәнүгә кызыксыну тудырырга теләгән. "Конкурс биремендә без, моны ачыктан-ачык күрсәтми генә, яшь рәссамнарда Казан мәчеләренең Санкт-Петербург тарихы белән ничек бәйле булуын белү теләге уятырга теләдек. Күп кенә өлкәннәр дә бу сорауга җавап белмидер әле. Ә балаларга, китапханәләрдә бу турыда укып, Казан мәчесен, аның ат арбасында Төньяк башкалага сәяхәтен сүрәтләргә кирәк иде", - диде ул.

Ренат Вәлиуллин билгеләп үткәнчә, "Казан мәчесе" ике башкаланы берләштерүче символ. Мондый чаралар әлеге образны тагын да популярлаштыра, дип саный ул.

Искәртеп узабыз: 1745 елда патшабикә Елизавета Петровна Казанда булган вакытта "Казанда иң яхшы токымлы һәм зур, тычкан тотарга сәләтле мәчеләрне тотып Петербургка җибәрергә" дигән указ чыгара. Казанның 30дан артык мәчесе Кышкы сарайны тычканнардан саклау өчен Питерга озатыла. Песиләрне лейб-гвардия хезмәтенә билгелиләр, алар патшаларча: ит һәм көртлек белән тукланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100