news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан һәм Чаллыда яшәүчеләр шимбә ярминкәләрендә азык-төлек сатып ала алалар

Ярминкәләр үткәрелә торган сәүдә мәйданчыкларының адреслары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында басыла.

Казан һәм Чаллыда яшәүчеләр шимбә ярминкәләрендә азык-төлек сатып ала алалар
архив

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Шимбә көнне, 21 сентябрьдә, Казанда, Чаллыда һәм Яшел Үзән районының Октябрьский һәм Осиново бистәләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Анатолий Никитин сүзләренә караганда, республика районнарыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар халыкка сату өчен киң ассортиментта азык-төлек товарлары китерәчәк.

«Бу, аерым алганда, бәрәңге һәм яшелчәләр, ит, казылык эшләнмәләре, сөт һәм сөт продуктлары, тавык йомыркалары, макарон әйберләре, каты сырлар, атланмай, икмәк, он, ярмалар, шикәр комы, бал, балык һәм башка продуктлар», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Ул быел беренче көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанда, Чаллыда һәм Яшел Үзән муниципаль районында узган шимбәдә узды, дип искәртте. 

Анатолий Никитин билгеләп үткәнчә, ярминкәләр үткәрелә торган сәүдә мәйданчыкларының адреслары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында басыла. Ярмикәләр уза торган урыннар казанлыларга һәм Чаллы халкына яхшы таныш. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100