Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан һәм Чаллыда ОМОН оештырылачак
Казан һәм Чаллыда ОМОН оештырылачак
(Казан, 26 гыйнвар, "Татар-информ", Илисә Ганиева). Узган дүшәмбедә Чаллы хакимиятендә шәһәрнең эчке эшләр идарәсе башлыгы Фәйзулла Хөсниев хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә агымдагы елда Казан һәм Чаллыда ОМОН оештырылачагын игълан итте. Башкалада ул 150 кешедән торачак, ә автошәһәрдә - 100. Фәйзулла Хөсниев сүзләренчә, бу турыда ТР эчке эшләр министрының карары февраль башында көтелә.
Аның фикеренчә, өстәмә милиция отрядларына ихтыяҗ республика башкаласының 1000 еллык юбилее якынлашу белән туган. Ә автошәһәрнең үз үзенчәлеге: оешкан җинаять төркемнәре белән көрәш милиционерлардан махсус тәҗрибә сорый. Моннан тыш, автошәһәрдә еш үткәрелә торган чараларда җәмәгатьчелек тәртибе саклауга ихтыяҗ туган. Әлеге максатка эчке эшләр идарәсенең мөһим көчләрен җәлеп итү оператив эшкә, шәһәр урамнарында тәртип саклауга комачаулый. Фәйзулла Хөсниев сүзләренчә, ОМОН оештыруның авырлыгы - кадрлар җитмәү. Ул милициядә эшләргә лаеклы шәһәрлеләргә чакыру белән мөрәҗәгать итте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз