news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан һәм Чаллы мәктәпләрен тәмамлаучылар беренче тапкыр кытай теленнән БДИ тапшырачак

2015 елда Россиянең 16 субъектында кытай теленнән сынау рәвешендә БДИ үткәрелде.

Казан һәм Чаллы мәктәпләрен тәмамлаучылар беренче тапкыр кытай теленнән БДИ тапшырачак
Александр Эшкинин

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Быел Россия мәктәпләрен тәмамлаучылар беренче тапкыр кытай теленнән БДИ тапшыра алачак. Татарстанда әлеге предметны Казан һәм Чаллы мәктәпләрендә өч укучы сайлаган. ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бүген Казанның 116нчы лицеенда шул хакта хәбәр итте.

«Быел өч кеше кытай теленнән БДИ тапшырачак. Алар – Казан һәм Чаллы мәктәпләрен тәмамлаучылар», - диде ТР мәгариф һәм фән министры.

Ул шулай ук 2022 елдан чит телләр буенча БДИның мәҗбүри булачагын искәртте. «Без моңа әзерләнәбез, әлеге уңайдан тиешле юл картасы эшләнгән», - дип искәртте Борһанов.

2015 елда Россиянең 16 субъектында кытай теленнән сынау рәвешендә БДИ үткәрелде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot