news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан һәм Чаллы 25 июнь - 1 июльдә тавыш бирү участокларында видеоязма алып бара

Камералар урнаштыру провокация булдырмаска һәм процессны аңлаешлы итәргә ярдәм итәчәк.

Казан һәм Чаллы 25 июнь - 1 июльдә тавыш бирү участокларында видеоязма алып бара
"Татар-информ" архивы

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Казанда һәм Чаллыда участок сайлау комиссияләрендә видеокүзәтү Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү чоры дәвамында — 25 июньнән 1 июльгә кадәр оештырылачак. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең онлайн-утырышында билгеле булды.

«Без Казан һәм Чаллы шәһәрләренең территориаль сайлау комиссияләренә 25 июньнән 1 июльгә кадәр, ягъни барлык тавыш бирү көннәре вакытында, участок сайлау комиссиясе биналарында видеоязма чараларын кулланырга тәкъдим итәбез», — дип игълан иттеләр утырышта.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары тиешле карарны хуплады. Участок сайлау комиссияләрендә беркетмәләр кабул итү урыннары, йомгаклау утырышлары үткәрү урыны, бюллетеньнәр бирү, тавыш бирү, комиссияләр утырышы урыннары һәм тавыш бирүдә катнашучыларның тавышларын санау урыны видеокүзәтү объектлары булып торачак. Интернет аша трансляцияләнә торган язмалар сайлаучыларның, күзәтүчеләрнең һәм тавыш бирүдә катнашучыларның ышанычын арттырырга мөмкинлек бирер дип көтелә.

«Бу безнең комиссияләр өчен бик мөһим, чөнки без кайвакыт участокларда турыдан-туры провокацияләр белән очрашабыз. Бу безнең комиссия әгъзаларын исбатлау базасы белән тәэмин итү өчен кулланыла», — диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Элегрәк барлык участокларда да тавыш бирүнең йомгаклау беркетмәләре QR-код белән эшләнәчәге билгеле булды, бу техник хаталарны төшереп калдырачак һәм мәгълүматларны «Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасына кертүне тизләтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100