Казан һәм Болгарда татарларның этнодини үзенчәлекләре хакында сөйләшәчәкләр
Ноябрь уртасында бу уңайдан халыкара фәнни-гамәли конференция дә узачак.
(Казан, 13 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). 16-17 ноябрь көннәрендә Казанда һәм Болгарда "Глобальләштерү шартларында татарларның этнодини үзенчәлеге" Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Чара кысаларында, татар халкының этнодини үзенчәлеге формалашуы тарихи үзенчәлекләре; этник һәм дини үзенчәлекләр: элемтә үзенчәлекләре; татарларның конфессия үзенчәлеге буларак – тел; яшь татар буынының этник үзенчәлеге формалашу: тәҗрибә һәм перспективалар темаларына сөйләшү планлаштырыла.
Татарстан Фәннәр академиясе, һәм академиянең Исламны өйрәнү үзәге тарафыннан оештырыла торган чарада катнашучылар өчен мәдәни программа һәм экскурсияләр дә каралган.
Конференция нәтиҗәләре буенча җыентык чыгару планлаштырыла, диелә оештыручылар хәбәрендә.