Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан һәм Бигеш аэропортларына финалдагы өчәр исем өчен тавыш бирү башланды
Республика халкына 7 ноябрьгә кадәр һәр аэропорт өчен өч исемне ачыкларга кирәк булачак.
(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанда Казан һәм Бигеш аэропортларына тавыш бирүдә яңа этап башланды һәм ул 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Биредә финалга чыгачак өчәр исем ачыкланачак. Бу хакта Татарстан Иҗтимагый палатасы хәбәр итә.
“Россиянең бөек исемнәре. Татарстан Республикасы” проекты буенча “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендә тавыш биреп була.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталында, “Татарстан Республикасы хезмәтләре” мобиль кушымтасы ярдәмендә үз тавышыңны җиткерергә була.
“Россиянең бөек исемнәре” проекты илнең халыкара аэропортларына Россиянең мәшһүр эшлеклеләре исемен бирү максатыннан булдырылды.
- Проектта Россиянең 40тан артык аэропорты катнаша.
- Дөньядагы 200ләп аэропорт ил үсешенә зур өлеш керткән кешеләр исемен йөртә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз