news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан, Әлмәт, Түбән Кама социаль-икътисади үсеш буенча Татарстан рейтингын җитәкли

Татарстан Икътисад министрлыгы 2018 елның гыйнвар-апрель айларында муниципаль берләшмәләр үсешенә нәтиҗә чыгарды.

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”). Казан, Әлмәт, Түбән Кама районнары социаль-икътисади үсеш буенча Татарстанда элеккечә лидер булып торалар. Моңа Татарстан Икътисад министрлыгы 2018 елның гыйнвар-апрель айларында муниципаль берләшмәләр үсешенә чыгарган нәтиҗәләр дәлил булып тора. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рейтингта Теләче районы үз күрсәткечләрен бер юлы 15 баскычка яхшырткан. Алексеевский районы яхшы нәтиҗәләр белән 6 баскычка күтәрелгән. Шулай ук уңай үзгәрешләр теркәлгән эшсезләр саны кимү, файдалануга тапшырылган торак йортлар мәйданы арту һәм башка күрсәткечләргә бәйле, диелгән хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100