news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан, Әлмәт һәм Лаеш социаль-икътисади үсеш рейтингында алда бара

Татарстанда быел 1 октябрьгә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,49 процентны тәшкил итә.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 2018 елның гыйнвар — сентябрь айларында муниципалитетлар социаль-икътисади үсеш рейтингында Казан, Әлмәт һәм Лаеш алда бара. Статистиканы Татарстан Икътисад министрлыгы экспертлары әзерләгән.

Чүпрәле районы рейтингта 10нчы баскычка күтәрелгән. Сигезенче урында - Кайбыч, Әлки һәм Алабуга районнары - алтынчы урында.

Районнарда эшсезлек кимегән һәм төп капиталга инвестицияләр күләме арткан. Моннан тыш, файдалануга тапшырылган торак йортлар мәйданы арткан.

Татарстанда быел 1 октябрьгә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,49 процентны тәшкил итә. Актаныш, Кайбыч, Лаеш районнарында бу күрсәткеч иң түбән дәрәҗәдә.

Республикада 2018 елның тугыз аенда кеше башына 0,44 квадрат метр торак мәйдан файдалануга тапшырылган. Әлеге күрсәткеч буенча Питрәч, Тукай һәм Лаеш районнары алда бара.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100