Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан лизингка 162 миллион сумлык коммуналь техника алды
Казан лизингка 162 миллион сумлык коммуналь техника алды
(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ", Ирина Пашкеева). Халыкара Мәскәү Банкының Лизинг компаниясе Казанның юбилеена коммуналь техника алуны финанслады.
"ЛК ММБ" ҖЧҖ "Союз" предприятиеләре төркемнәре белән бергә муниципаль предприятиеләр һәм Казанның Тышкы объектларын агымдагы тәртиптә тоту һәм үстерү департаменты өчен лизинг хисабына җыю һәм коммуналь техника кайтарту турында килешү төзегән. Килешү 162 миллион сум тәшкил иткән. Коммуналь техниканың төп партиясен августның беренче көннәрендә кайтара башлаганнар. Предприятиеләр сентябрь ахырына кадәр 57 машина алачак, алар исәбендә Германия һәм Швейцариядә җитештерелгән юучы вакуум тузан суырткычлары да бар. Казанның 1000 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары вакытында, кайтаралган җиһазлар урам һәм ишегалларын җыештыруда үзләрен аклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз