news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан лицее туклануны оештыру буенча бөтенроссия бәйгесендә җиңде

Бәйгедә белем бирү оешмалары, башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары катнаша.

Казан лицее туклануны оештыру буенча бөтенроссия бәйгесендә җиңде
tatarstan.ru

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). Казан шәһәренең 146нчы лицее регионнарда һәм миниципалитетларда белем бирү оешмаларында туклануны оештыру системалары бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрнең берсе дип табылды. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге конкурс мәктәпләрдә туклануны оештыруны яхшырту һәм камилләштерү максатыннан уздырыла. Биредә белем бирү оешмалары, башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары катнаша.

Конкурс ике этапта. Беренче этап читтән торып үткәрелә, катнашучылар гаризалар һәм конкурс эшләрен җибәрәләр. Быел конкурска Россиянең 67 төбәгеннән 615 гариза кабул ителгән. Катнашучылар арасында Татарстан мәктәпләре дә бар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot