news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан лицеисты химия буенча Халыкара Менделеев олимпиадасында җиңүче булды

Казанның 131 нче номерлы лицееның 10 нчы сыйныф укучысы Никита Перов Ташкентта (Үзбәкстан) узган химия буенча 56 нчы Халыкара Менделеев олимпиадасында алтын медаль алды.

Интеллектуаль ярыш офлайн форматта уздырылды һәм өч турны – ике теоретик (мәҗбүри һәм сайлау буенча) һәм эксперименталь – үз эченә алды.

Олимпиадада 14 илдән 90 нан артык укучы катнашты, алар арасында 28 бронза, 18 көмеш һәм 9 алтын медаль уйнатылды. Югары дәрәҗәдәге бүләкләрнең яртысыннан артыгы Россия укучыларына эләкте: алар 5 алтын медаль яулады, дип хәбәр итә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Россия җыелма командасын химия буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче булган һәм өстәмә сайлап алу турын узган 10 укучы тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100