news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан лицеенда укучы информатика буенча Халыкара олимпиадада алтын медаль яулады

Казан лицеенда укучы Гыймран Абдуллин Мисырда информатика буенча 36нчы Халыкара олимпиадада алтын медаль яулаган. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия командасын Мәскәүнең өч укучысы һәм Казанның 2нче лицей-интернатының 11 сыйныф укучысы Гыймран Абдуллин тәкъдим итә. Ул инде икенче ел рәттән алтын медальгә ия була», - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Россия командасы Олимпиадада барлыгы өч алтын һәм бер көмеш медаль яулады.

Информатика буенча халыкара олимпиада 1-8 сентябрьдә Александриядә уза. Анда 96 илдән 370 катнашучы көч сынаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot