Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан лицее укучысы Россияне Шанхайдагы Халыкара математика олимпиадасында тәкъдим итәчәк
Казанның 2 нче лицей-интернатының 11 нче сыйныф укучысы Максим Большаков 10–20 июль көннәрендә Шанхайда узачак Халыкара математика олимпиадасында (IMO) катнашу өчен Россия җыелма командасы составына керде. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бөтен дөньядан иң көчле яшь математикларны ике язма тур көтә. Катнашучыларга ике көн эчендә алты катлаулы мәсьәләне чишәргә туры киләчәк, дип хәбәр итә шәһәрнең Мәгариф идарәсе.
Максимның математика фәне буенча олимпиадаларда җиңү тәҗрибәсе шактый: ул Romanian Master of Mathematics халыкара олимпиадасында, Кытайдагы милли математика олимпиадасында җиңгән, шулай ук математика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы призеры булган.
Халыкара математика олимпиадасы (IMO) мәктәп укучылары өчен дөньяда иң абруйлы интеллектуаль турнирларның берсе булып санала.
Яшьләргә тормышта үз юлларын табу өчен мөмкинлекләр тудыру «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз