news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан лицее укучысы интеллектуаль олимпиадада алтын медаль яулаган

Казан лицее укучысы интеллектуаль олимпиадада алтын медаль яулаган
Фото: kzn.ru

Казанның 2 нче лицей-интернаты укучысы Сергей Назыров Алма-Ата шәһәрендә узган математика, физика һәм информатика буенча 22 нче Халыкара Жаутыков олимпиадасында (IZhO-2026) алтын медаль яулаган. Бу елгы дәрәҗәле интеллектуаль ярышларда 16 илдән 612 мәктәп укучысы катнашкан, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Биш көн дәвам иткән олимпиада ике турдан торган. Биремнәр халыкара жюри тарафыннан әзерләнгән һәм махсус сыйныф программаларының катлаулылык дәрәҗәсенә туры килгән, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча барлык катнашучыларга да сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган. Җиңүчеләргә һәм призлы урыннар яулаучыларга дипломнар, шулай ук алтын, көмеш һәм бронза медальләр тапшырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot