Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан кызын «Зур балет» телеконкурсында иң яхшы биюче дип таныдылар
Казан хореография училищесын тәмамлаган И.Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү музыка театры солисткасы Камилла Исмәгыйлеваны «Зур балет» конкурсының бишенче сезонындагы иң яхшы биюче дип таныдылар. Тапшыруны «Россия- Культура» телеканалында трансляцияләделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Камилла Исмәгыйлева ире Субедей Дангыт белән биегән.
«Минем өчен бу көтелмәгән хәл, мондый нәтиҗәне көтмәгән идем. Бөтен командага зур рәхмәт, кадерле дусларыма рәхмәт», - дип белдерә Исмәгыйлева.
Тагын бер казанлы Никита Ксенофонтов актерлык сәләте һәм үз номерларын матур башкарганы өчен бүләк алды. Егет күп еллар Новосибирск опера һәм балет театрында эшли.
«Минем өчен бу бүләк иң кыйммәтлесе, чөнки мин техник биюче буларак кына түгел, ә балет артисты буларак та алга таба үсеш алырга телим», - дип белдерде Ксенофонтов.
Конкурста Россиянең, якын чит илләрнең һәм Кубаның әйдәп баручы театрларыннан барлыгы 16 яшь артист катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз