Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан кызыклы музейлары булган ун шәһәр исемлегенә кергән
18 майда бөтен дөньяда Музейлар көне билгеләп үтелә.
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Татарстан башкаласы музейлар буенча сәяхәт итү өчен популяр булган ун шәһәр исемлегенә кергән. Рейтингны «ТурСтат»аналитик агентлыгы тәкъдим иткән.
Лидерлар өчлегендә Санкт-Петербург (50 процент), Мәскәү (25 процент) һәм Түбән Новгород (6 процент) бар. Шулай ук рейтингка Владимир, Бөек Новгород һәм Ярославль эләккән. Аларны респондентларның 3 проценты сайлаган. Казан, Екатеринбург, Псков һәм Севастополь өчен интернет-сораштыруда катнашучыларның 2 проценты тавыш биргән.
- Бүген, 18 майда, бөтен дөнья буенча Музейлар көне билгеләп үтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз