Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан кызы сайлау хокукы буенча Россия олимпиадасыннан җиңү яулап кайтты
Казан кызы сайлау хокукы буенча Россия олимпиадасыннан җиңү яулап кайтты
(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан 2007 елның 17-22 октябрендә Кировта мәктәп укучыларының сайлау хокукы буенча Россия олимпиадасы узды. Анда Россия Федерациясенең 35 төбәгеннән 10-11 сыйныф укучылары катнашты.
Олимпиаданы РФ Президенты каршындагы гражданнар җәмгыяте һәм кеше хокуклары инстутларын үстерүгә ярдәм Советы, Россия Үзәк сайлау комиссиясе, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан хәзерләү академиясе һәм Киров өлкәсе Мәгариф департаменты оештырган.
Олимпиадада Татарстан данын 2007 елда хокук белеме буенча олимпиадаларда җиңүчеләр – КДУ каршындагы Лобачевский исемендәге 33нче лицейның 11 сыйныф укучысы Алинә Адишова һәм Казанның Мәскәү районы 75нче гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Ярослав Васянин яклаган.
Сайлау хокукы буенча олимпиада өч турда узган. Беренче турда бер яки берничә дөрес җавап белән тест формасында бирем үтәгәннәр. Шул ук вакытта жюри сайлау хокукы нормаларын белүләрен, юридик төшенчәләр һәм терминнарны аңлауларын бәяләгән.
Икенче турда яшь хокук белгечләренә сорауларга кыскача яки тулы җаваплар бирергә, шулай ук мәсьәләләр чишәргә туры килгән.
Беренче ике тур нәтиҗәләре буенча финалчылар өченче турга чыккан. Анда аларга тәкъдим ителгән темалар буенча эссе язарга һәм аны тәкъдим итәргә кирәк буган. Бу турда финалчыларның язмача яки телдән үз карашларын белдерүен, үз позицияләрен яклый белүләрен, сорау-җавап бирү күнекмәләрен тикшергәннәр.
Өч тур нәтиҗәләре буенча, Казан кызы Алинә Адишова 3нче урын алган, дип хәбәр итә ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз