news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан кызы Лия Завгарова каратэ буенча Россия чемпионы булды

Ул 68 килограмга кадәр үлчәү категориясендә беренчелекне яулады.

Казан кызы Лия Завгарова каратэ буенча Россия чемпионы булды
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан кызы Лия Завгарова каратэ буенча Россия чемпионатында беренчелекне яулады. Ярыш бу ял көннәрендә «Ак Барс» көрәш сараенда уза. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче көнне Лия Завгарова кумитэ дисциплинасында уңышлы чыгыш ясады — спортчы 68 килограмга кадәр үлчәү категориясендә беренче булды. Икенче урында - Дагыстаннан Анастасия Сгруропулу, өченчедә - Чиләбе өлкәсеннән Анастасия Гудилова һәм Мәскәүдән Ксения Малюта.

Татарстаннан ярышларда Казан, Әлмәт һәм Чаллы шәһәрләреннән барлыгы 14 каратист катнаша.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot