news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кызы Лилия Тарзимина: Мурманскига күченгәч, кызларыбызга милли гадәтләр сеңдерәбез

Мурманск өлкәсеннән килгән шәхси эшмәкәр Лилия Тарзимина «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында катнаша. Ул үзе Казан кызы, Мурманскига күченгәч, кызларын милли мохиттә тәрбияләргә тырышулары турында сөйләде.

«2009 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамладым. Студент вакытта ук Казанда эшмәкәр буларак беренче адымымны ясадым. Казанда ук зур бизнесвумен булырмын дип хыяллана идем, ләкин кияүгә чыккач, хыялларымны Мурманскка алып киттем. 13 ел торабыз, ике кызыбыз бар», - диде Лилия ханым.

«Аларга татар менталитетын бирергә дип уйга килдек. Андагы менталитет безгә берничек тә туры килми. Үзебездән башларга булдык. Татарча сөйләшергә, кызларга да татар милли ризыкларын ашарга пешерергә өйрәтергә, гореф-гадәтләрне сеңдерергә бик тырыштык. Дин буенча да үзебездән башладык. Аларга үрнәк бирергә тырыштык. Хәзер алар да мәктәптә үз позицияләрен белдерә», - диде татар эшмәкәре.

Ул Мурманскта «Якташ» иҗтимагый оешмасы булуын, шул оешма составында Сабантуйлар, төрле утырышлар уздыруларын әйтте.

Алга таба Лилия Тарзимина кондитерлык цехы эшчәнлегенә тукталды. «Тортлар, бәлешләр, чәкчәк, баллы әйберләр әзерлибез. Рестораннар, кафелар аша сатабыз. Күбесенчә кул эше кулланыла. Бик авыр бу, шуңа җитештерү җиһазларын булдырырга уйладык. Мармелад, безе, чәкчәкләрне челтәрләр аша сатарга җыенабыз» - дип планнары белән уртаклашты ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100