news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан кызы Германиядә “Алтынчәч” ариясен башкарган

Яшь опера җырчысы Мәрьям Фәттахова Германиядә Kammeroper am Schloss Rheinsberg фестиваленә сайлап алу турыннан узган.

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”). Яшь опера җырчысы Мәрьям Фәттахова Германиядә Kammeroper am Schloss Rheinsberg фестиваленә сайлап алу турыннан узды. Ул анда июньдә “Алтынчәч” ариясен башкарды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Бу фестивальдә Казан кызы Флорес-Дьяков операсында Ф.Маттусның “Bad man’s life” либреттосы баш геройларының берсе роленә кастинг узган.

Премьера 7 сентябрьдә Эстониянең Нарва шәһәрендә Narva Ooperipäevad ContempArt фестивалендә узачак.

  • Мәрьям – Халыкара конкурслар лауреты, ике тапкыр Мәскәү хөкүмәте стипендиаты. Мәрьям һәм аның укытучысы Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегендә оештырылган Мәдәният һәм сәнгать эшлеклеәре клубына кергәннәр. Мәрьям Фәттахова Казанда фәнни хезмәткәрләр гаиләсендә туган. 9 яшендә музыка мәктәбендә фортепиано классында укудан тыш, Казан консерваториясе профессоры белән академик вокал белән шөгыльләнә башлый.

news_right_1
news_right_2
news_bot