news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан кызы Галия Шәрәфетдинова - халыкара математика олимпиадасының абсолют җиңүчесе

Галия Казанның 131 нче лицеенда укый

Халыкара математика олимпиадасында иң күп балл белән Казан кызы Галия Шәрәфетдинова алтын медальгә лаек булган. Галия абсолют беренче урынга ия – ул максималь 42 балл җыйган.

КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хабетдинова Галиянең Казанның 131нче лицеенда укуын әйтә.

Россия укучылары барлыгы өч алтын һәм өч көмеш медаль яулаган. Исемлектә 39 балл белән алтын медаль алучылар арасында Санкт-Петербургтан Иван Бахарев белән Максим Туревский да бар. Көмеш медаль алучылар Санкт-Петербургтан һәм Мәскәүдән.

Халыкара математика олимпиадасы ел саен өлкән класс укучылары арасында үткәрелә. Быел олимпиадада барлыгы 105 илдән 589 бала катнашкан.

Быел олимпиада Осло шәһәрендә үткәрелгән. Россия укучылары команда белән катнаша алмаган. Әмма читтән торып шәхси зат буларак катнашканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot