news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кызы футболчылар Месси һәм Салахның портретларын ясаган

Диңгез ташларыннан ясалган үзенчәлекле картиналар IT-паркта – чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә күрсәтелде.

Казан кызы футболчылар Месси һәм Салахның портретларын ясаган
Михаил Захаров

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген IT-паркта – чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә Анна Солнечнаяның картиналар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Рәссам Аргентина һөҗүмчесе Лионель Месси һәм Мисыр җыелма командасы форварды Мөхәммәд Салахның мозаика стилендә портретларын эшләгән.

"Сигез ел буе рәссам булып эшләдем, төрле портрет, пейзажлар ясый идем. Тора-бара ниндидер үзенчәлекле картиналар эшләп карау теләге туды. Укучыларым белән вак ташлардан Изге Болгар рәсемен ясадык, матур килеп чыкты. Җәй көне Казанда чемпионат узасын ишеткәч, футболчыларның портретын ясарга керештек", - диде ул.

Рәссам картина ясау өчен диңгез ташларына заказ бирә. "Рәсем ясау өчен җилем, такта һәм ташлар кирәк. Диңгез ташларына махсус заказ бирәм, алар кибетләрдә сатылмый. Ташлар төрле төсле, иң мөһиме аларның төсләрен туры китерергә кирәк. Башта караңгы төстә булган ташларны ябыштырып чыгам, аннан соң ачык төсле ташларга күчәм", - ди ул.

Мастер класста Анна футболчы Криштиану Роналдуның портретын ясады. "Роналдуның портретын зур итеп эшләргә әле өлгермәдек, чөнки бу эш күп вакыт тәлап итә. Ташларны аерып утыру эшне тоткарлый. Месси һәм Салахның мозаика стилендә портретларын биш кеше ике ай дәвамында эшләде", - дип билгеләп узды ул.

Анна Солнечная картиналарын заказга да эшли, даими сатып алучылары да бар. "Таштан ясалган картиналар бик озак саклана, шуңа күрә истәлеккә сатып алучылар күп. Алар утта янмый, су тиеп юешләнсәләр дә берни дә булмый. Зур картиналарымның бәясе 250 000", - диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100