news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан кызы фигуралы шуу буенча Россия Гран-приеның беренче этабында бронза медаль яулады

Фигуралы шуу буенча Россия Гран-приеның беренче этабында «Стрела» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Динә Хөснетдинова бронза медаль яулады. Ярышлар 24-27 октябрьдә Магнитогорск шәһәрендә узды.

Физик тәрбия һәм спорт комитетында хәбәр итүләренчә, спортчы хатын-кызлар арасында ялгыз шуу буенча 204,76 балл җыйган.

Ярышларның икенче этабы 31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Красноярскида уздырыла, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте. Фигуралы шуу буенча Россия Гран-приеның өченче этабы исә Казанда узачак. Чара 7-10 ноябрьдә Спорт сараенда үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot