news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан кызы Элина Куренщикова: Туган телен камил белгән кеше беркайчан да югалмас

Татарстан мәктәпләрендә Бердәм дәүләт имтиханнарының кызган чагы: укучылар, беренчеләрдән булып, татар теленнән имтихан тапшырды. Казан шәһәренең 171нче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Элина Куренщикова да татар теленнән Бердәм республика имтиханын сайлаган.

Казан кызы Элина Куренщикова: Туган телен камил белгән кеше беркайчан да югалмас
Фото: Элина Куренщикованың шәхси архивыннан

Татар теленнән укытучым Лилия Альбертовна да татарча белүемә зур өлеш кертте, аңа бик тә рәхмәтлемен. Татар теленнән имтиханны тапшырырга нәкъ менә ул киңәш итте. Татар теле уку йортына укырга кергәндә кирәк булачак, чөнки татар теле белән бәйле факультетка керәсем килә.

Ел дәвамында татар теле имтиханнарына әзерләндем: Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында урнаштырылган вариантларны карап чыктым, берничә тапкыр эшләп карадым. Шуңа күрә имтиханга мин үз-үземә ышанып бардым. Гаиләм татар теленнән имтихан тапшыруымны уңай кабул итте.

Киләчәктә тормышымны татар теле белән бәйләргә уйлыйм, чөнки туган телен камил белгән кеше беркайчан да югалмас, – ди ул.

Татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшырган укучылар белән «Интертат» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина сөйләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot