Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан кызы дөньякүләм матурлык бәйгесендә җиңүче булды
Казаннан Ләйсән Ягуткина 60тан артык ил вәкиле катнаша торган Miss World next top Model 2025 халыкара матурлык бәйгесендә җиңүче булган. Финалга 30 илдән кыз чыккан һәм таҗны Ләйсән яулаган. Ул әлеге бәйгедә җиңгән беренче татар кызы булды.
«Бу искиткеч. Мин шатлык кына түгел, ә Россияне һәм Казанымны шушындый дәрәҗәдә тәкъдим итә алуыма горурлык та кичерәм», – дигән ул бүләкләү тантанасыннан соң.
Әзерлек җиңел булмый: кырыс сайлап алу, йөзләгән көндәш, сәгатьләргә сузылган репетицияләр. Жюри составында – бөтен дөньядан җыелган экспертлар, шул исәптән Мисс Европа 2025 бәйгесендә җиңгән Татарстан кызы Роза Гадиева да бар. Ләйсән аңа әзерләнүдә булышканы өчен рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз