news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кызы бокс буенча дөнья кубогында җиңде

Казан шәһәренең Вахитов районы спорт мәктәбе укучысы Эльмира Азизова бокс буенча нефть илләренең 17нче дөнья кубогында 75 килограмга кадәр авырлык категориясендә алтын медаль алды.

Казан кызы бокс буенча дөнья кубогында җиңде
kzn.ru

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Казан шәһәренең Вахитов районы спорт мәктәбе укучысы Эльмира Азизова бокс буенча нефть илләренең 17нче дөнья Кубогында 75 килограмга кадәр авырлык категориясендә җиңү яулады. Бу хакта Казанның Физик культура һәм спорт комитеты хәбәр итә.

Ярышлар 10-15 декабрьдә Белоярски шәһәрендә узды.

Рингта 12 финал көрәше булды. Аларда җиде илдән – Россия, Таҗикстан, Греция, Кыргызстан, Эквадор, Үзбәкстан һәм Мароккодан 24 боксчы җиңү өчен көрәште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100