Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан кызы Балтачта «Талантлар парады»нда Гран-при иясе булды
Казан кызы Кәримә Мостаева Балтачта узган «Талантлар парады»нда онлайн чыгыш ясап, Гран-при иясе булды. Кәримә – Балтач оныгы. Әбисе Галия белән бабасы Камил ага Таҗетдиновның яраткан оныкларыннан берсе. Ул курайда бик яратып уйный.
Кәримә Казандагы 3нче гимназиянең 5«а» сыйныфында белем ала, шул ук вакытта 21нче номерлы балалар музыка мәктәбенең 5 сыйныфында укый. «PRIMA» Яхиннар музыка һәм «Әллүки» курайчылар студияләрендә шөгыльләнә.Кәримә курайда уйнаудан тыш рәсем ясарга ярата, тегә, төрле кул эшләнмәләре ясый, иркен вакытларында скалодромга йөри. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
Казан мэры премиясенә ия булган яшь шәхес ул. Халыкара, республика, шәһәр бәйгеләрендә Гран-прига лаек кыз курайда 5 яшеннән уйный башлый. Шул ук вакытта флейтада, электрогитарада, барабанда уйный. «Казантип» балалар рок-группасында чыгыш ясый. Кәримәнең беренче сольный концерты узган ел Балтачта узды.
Ул киләчәктә музыка белән мавыгуын дәвам итәргә тели, хыялы танылган музыкант булу, Россиянең атказанган музыка әһеленә әверелү. Бу уку елында Кәримә һәм дә аның әти-әнисе Казанда язгы-җәйге чорларда курайчының сольный концертын оештырырга җыена.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз