news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан кызы Алинә Гәрәева Балидагы матурлык бәйгесендә Татарстанны тәкъдим итәчәк

26 яшьлек Казан кызы Алинә Гәрәева Балида узачак Халыкара матурлык һәм талантлар бәйгесендә (Miss Global) Татарстанны тәкъдим итә. Ул – Россиядән әлеге конкурста катнашучы бердәнбер кыз һәм хәзерге вакытта Индонезиядә.

Бәйгенең ярымфиналы 8 июньдә узачак, 11 июньдә җиңүчегә таҗ кидереләчәк. Аның алдыннан конкурста катнашучылар бәйгенең читтән торып үткәрелгән турларында, конференцияләрдә катнашты.

Алинә 1996 елның 5 апрелендә туган. Хәзерге вакытта КФУда, Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасында (Рус һәм чит ил филологиясе югары мәктәбе) белем ала. Алинә дүрт тел (рус, татар, инглиз, немец) белә.

Ул моңа кадәр «Краса Татарстана», Miss Planet Russia, «Вице-мисс Россия», «Мисс Азия Россия» һ.б. титулларга лаек булган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot