news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан кызы Актанышка герой иренә багышланган хәтер диварын ачарга кайтты

Казан кызы Актанышка герой иренә багышланган хәтер диварын ачарга кайтты
Фото: http://aktanysh-rt.ru

Казан кызы Анжела Молнар Актанышка герой иренә багышланган «Батырлар даны мәңгелек» хәтер диварын ачу тантанасына кайтты. Бу хакта «Актаныш таңнары» сайтында Ләйсән Газизова хәбәр итә.

Бөек Ватан сугышының 80 еллыгын каршыларга әзерләнгән көннәрдә Актаныш районы мәктәпләре дә бу зур вакыйгадан читтә калмый. Бүген Актанышның беренче мәктәбендә район батырлары хөрмәтенә «Батырлар даны мәңгелек» хәтер дивары ачылды.

Тантаналы чарага Анжела Молнар кебек махсус хәрби операциядә һәлак булган батырларның әниләре, туганнары, сыйныфташлары килгән иде.

Шулай ук Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән хакимият вәкилләре дә әлеге чараның шаһитлары булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot