news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кызлары математика буенча Европа олимпиадасында алтын медаль яулады

Казанның ике укучысы математика буенча кызлар арасында 6-12 апрельдә Венгриядә онлайн-форматта узган Европа олимпиадасында алтын медальләр алды. 131 нче лицей укучылары Ралина Йосыпова һәм Галия Шәрәфетдинова гомуми 168 баллның 160 сын җыйганнар.

Кызлар өчен Европа олимпиадасында (EGMO) Россия командасына шулай ук Санкт-Петербургтан ике укучы кергән.

Ралина Йосыпова – халыкара дәрәҗәдәге математика олимпиадаларында күп тапкырлар чемпион исеменә лаек былган кыз. Әйтик, 2021 елда ул, гомуми 42 баллдан 42 балл җыеп, кызлар өчен Европа математика олимпиадасында абсолют җиңүче булган. Ә Галия Шәрәфетдинова узган ел математика буенча Бөтенроссия олимпиадасында абсолют җиңүче исемен алган, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

  • European Girls Mathematical Olympiad (кызлар өчен Европа математика олимпиадасы) 2012 елдан башлап ел саен Европа илләренең берсендә укучыларның математик сәләтләрен ачу, аларның математика буенча халыкара олимпиадаларда катнашуга кызыксынуларын стимуллаштыру максатларында үткәрелә. Россия олимпиадада 2016 елдан бирле катнаша.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100