Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан кызлары, «Ай былбылым»ны җырлап, Уфадан Гран-при алып кайткан
"Төрки халыклар мәдәнияте һәм теле" халыкара яшьләр фестивалендә сигез илдән килгән 200 студент катнашкан.
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының «Ал Зәйнәбем» вокаль ансамбле Уфада узган "Төрки халыкларның мәдәнияте һәм теле" халыкара яшьләр фестиваленнән үз номинациясе буенча Гран-при алып кайткан. Бу хакта Казан федераль университеты рәсми сайтында хәбәр ителә. Ансамбль кызлары, «Ай былбылым» татар халык җырын башкарып, Татарстанны уңышлы тәкъдим иткән.
Мәгълүмат өчен. Төрки халыкларның мәдәнияте һәм теле халыкара яшьләр фестивале Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетында 28 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр узды. Анда Россия һәм чит ил вузлары студентлары һәм студентлар коллективлары катнашты. Конкурс программасына «Вокал», «Инструменталь жанр», «Хореография», «Мода театры», «Нәфис сүз» номинацияләре кертелгән иде. Биш көн дәвам иткән фестивальдә сигез илдән килгән 200 студент катнашкан.
Җиңү белән кайткан студентларны Институт директоры Рәдиф Җамалетдинов котлаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз