news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кызлары, авыр хәлдә калганнарга ярдәм йөзеннән, "Рәхмәт" хәйрия хәрәкәте оештырган

Иҗтимагый хәрәкәтнең беренче проекты 4 март көнне Кайбычта узачак.

Казан кызлары, авыр хәлдә калганнарга ярдәм йөзеннән, "Рәхмәт" хәйрия хәрәкәте оештырган
Султан Исхаков

(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). “Рәхмәт” иҗтимагый хәрәкәте ярдәмгә мохтаҗ, авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итәргә теләүче иганәчеләр, хәйриячеләрне эзли. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә хәрәкәтне оештыручыларның берсе Гөлнара Нурмөхәммәтова хәбәр итте.

“Хәзерге вакытта безнең карамакта уннан артык ялгыз әби-бабай бар. Алар арасында ятим оныкларын тәрбияләүчеләр дә очрый. Өлкәннәрнең безнең ярдәм-кайгыртуга мохтаҗ булуы хакында онытмасак иде. Аларның пенсияләре торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә, даруларга китә. Ризык һәм кием-салым алырга акчалары калмый. Шуңа күрә ярдәм итәргә теләүче иганәчеләр, хәйриячеләр кирәк”, - ди Гөлнара Нурмөхәммәтова. Хәйрия хәрәкәтен ул иптәш кызы Резеда Шуралева белән оештырган. 

“Рәхмәт” иҗтимагый хәрәкәтенең беренче проекты 4 март көнне Кайбычта узачак. “Федоровскоедагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Картлыгым-шатлыгым” проектын башлап җибәрәбез. Хәзер унҗиде бабай һәм унике әбигә күчтәнәчләр әзерлибез. Чәк-чәк, җиләк-җимешләр, конфет, йомшак аяк киемнәре, сөлгеләр алып барабыз. Программада концерт, мастер-класс, чәй эчү каралган. Проектта һәркем катнаша ала”, - ди оештыручылар.

“Рәхмәт” иҗтимагый хәрәкәте ялгыз аналарга, инвалид бала тәрбияләүчеләргә, эшсез калган хатын-кызларга да ярдәм итә. Аннан тыш, мөмкинлекләре чикле һәм ятим балалар өчен медицина үзәкләрендә мастер-класс оештыра.

Гөлнара Нурмөхәммәтова фикеренчә, бүгенге көндә изгелек эшләүчеләр шактый күп. “Һәркем, булдыра алганча, изгелек кылырга тырыша. Бу эштә булышучыларга рәхмәт. Без аларга акчаның нәрсәгә тотылганың фотога төшереп җибәрәбез”, - ди ул.

Волонтерлар “Сугыш балалары”, “Корбан бәйрәме акциясе”, “Һөнәр” проектларын оештырырга уйлыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100