news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кыш бабайлары һәм Кар кызлары үз хезмәтләренә бәяне арттырган

Кыш бабай һәм Кар кызы котлавы казанлыларга быел 1443 сумга төшәчәк.

Казан Кыш бабайлары һәм Кар кызлары үз хезмәтләренә бәяне арттырган
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Казан бер ел эчендә Кыш бабай һәм Кар кызы хезмәтләренә бәяләр барыннан да ныграк күтәрелгән Россия шәһәрләре арасында лидер булды, диелә Avito сайты тикшеренүендә.

Бер ел эчендә Казанда төп тылсымчы һәм аның ярдәмчесенең хезмәтләре 17 процентка кыйммәтләнгән.

Кыш бабай һәм Кар кызы котлаулары казанлыларга быел уртача 1443 сумга төшәчәк. Былтыр исә ул 1234 сум тәшкил иткән иде.

Әлеге уңайдан Чиләбе – икенче, Волгоград өченче урында.

Россия шәһәрләре арасында Татарстан башкаласы Avito сайтында Яңа ел персонажлары хезмәтләренең уртача бәясе буенча җиденче урынны били.

Аниматор хезмәтләре Пермьдә (1,1 мең сум), Түбән Новгородта (1,1 мең сум) һәм Красноярскида (1,2 мең сум) – иң түбәне.

Мәскәүдә исә Кыш бабай һәм Кар кызын чакырткан өчен 3,1 мең сум түләргә туры киләчәк. Санкт-Петербург (2,3 мең сум) – икенче, Уфа (1,6 мең сум) өченче урында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100