news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан, Кушлавыч, Өчиле, Кырлайны тоташтыра торган туристлык маршруты булырга мөмкин

Г.Тукайның Казандагы әдәби музее директоры гамәлдәге экскурсияләр турында сөйләде.

Казан, Кушлавыч, Өчиле, Кырлайны тоташтыра торган туристлык маршруты булырга мөмкин
Александр Эшкинин

(Казан, 20 апрель. “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казан, Кушлавыч, Өчиле, Кырлайны тоташтыра торган туристлык маршруты эшләнгән һәм аны гамәлгә кертү нияте бар. Арча муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Рамил Мөхетдинов Казан федераль университетының Тataristica үзәге тарафыннан үткәрелгән “ХХI гасыр һәм Тукай” дискуссиясендә шул хакта белдерде.

“Шундый уйлар бар: Әгәр Казаннан кайту юлында Иске Казаннан китсәк, аннан Кушлавычка чыгып, Кушлавычтан Арчага, Арчадан Кырлайга кайта алабыз. Биектау белән Кушлавыч арасында 3 км юл бар, шул 3 километр юлга асфальт салынса, бу юнәлешне тоташтырырга була”, - ди Рамил әфәнде.

Аның әйтүенчә, туристлар күбрәк Кырлайга килә, ә Кушлавыч читтәрәк кала. “Кушлавыч читтәрәк урнашкач, бераз гына кыенрак”, - ди ул. Рамил Мөхетдинов 27 нче апрельдә язучылар, кунаклар Кырлайга сәяхәт кылачагын, аннан Кушлавычка бару да планлаштырылганын әйтте.

“Кырлайда туристларны кабул итәрлек мөмкинлекләр бар. Узган елда анда ремонт эшләре булды. Сәгъди абый йорты да яңартылды, капиталь төзекләндерү үткәрелде. Сәгъди абый йорты артындагы бакча парк итеп эшләнде. Аста “Апуш чишмәсе” дип кое урнаштырылган. Һәрхәлдә, бәрәңге, люцерна үсеп утырганчы, парк булуы яхшырак”, - ди Рамил Мөхетдинов.

Сүзгә кушылып, Казандагы Г. Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова музей хезмәткәрләренең туристлар өчен Казанда - Тукай эзләре буенча; Әтнә, Арчада -  “Шагыйрь бишеге” экскурсияләрен уздыруы турында билгеләп узды. “Без Иске татар бистәсендә “Тукай эзләре” буенча җәяүле экскурсия оештырабыз. Казан буенча яртысы җәяү, яртысы автобуста булган экскурсия бар. Әтнә, Кушлавыч, Кырлай музейларын тоташтырган экскурсия бар. Аларга заявкалар кабул ителә”, - дип белдерде Гүзәл Төхвәтова. Дискуссиядә катнашкан кайберәүләр әлеге экскурсияләр турында белми дә булып чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100